Актанышның ике командасы «Кама аръягы Гран-Прие» җиңүчесе
Спорт хәбәрләре

Актанышның ике командасы «Кама аръягы Гран-Прие» җиңүчесе

Кичә Актанышта «Кама аръягы Гран-Прие» шахмат турнирының 5 нче этабы тәмамланды.

23-26 сентябрь көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә «Кама аръягы Гран-Прие» шахмат турнирының 5 нче этабы узды.

Турнирда Татарстанның 14 шәһәр һәм районнарыннан 122 укучы шахмат уенында зирәклеген сынады.

Актаныш уенчылары көндәшләрен бер-бер артлы отып җиңүгә иреште.

Нәтиҗә куанычлы: Актанышның ике командасы: кечкенәләр һәм өлкәннәр төркемнәре гомумкоманда зачетында чемпион исеменә лаек булды.


Нет комментариев