Актанышның икенче мәктәбенең егетләр һәм Сәфәр мәктәбенең кызлар командасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабында катнашачак
Спорт хәбәрләре

Актанышның икенче мәктәбенең егетләр һәм Сәфәр мәктәбенең кызлар командасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабында катнашачак

7 ноябрьдә «Батыр» һәм «Иман» спорт комплекслары базасында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының 2024-2025 елгы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Ярышларда 14 команда катнашты. Егетләр арасында Актанышның икенче мәктәбе,  кызлар арасында Сәфәр мәктәбе командасы җиңде. Әлеге баскетбол командалары Актаныш районы исеменнән Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының 2024-2025 елгы Чемпионатының дивизион этабында катнашачак. Уңышлар телибез!


Нет комментариев