Актанышта 2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге ачылышы узды
Спорт хәбәрләре

Актанышта 2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге ачылышы узды

Бүген Актанышның «Лачын» боз-спорт сараенда Татарстан Республикасы беренчелегенең тантаналы ачылышы узды.

Тантанада Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Илфак Бариев катнашты, спортчыларны һәм җанатарларны котлады, һәркемгә матур уен, лаеклы җиңүләр һәм гадел көрәш теләде.

Аеруча дулкынландыргыч мизгел булып, махсус хәрби операциядә катнашкан Әлфис Шәйхелмәрдәнов символик беренче шайба ташлады. Бу гамәл көчле рух, бердәмлек һәм батырлык символына әверелде — спортта да, тормышта да җиңүнең нигезе шушы сыйфатларда бит.

Ачылыштан соң бозга ике көчле команда чыкты:
«Лачын» (Актаныш)
«Ледок» (Нурлат)

Яшь хоккейчылар чын осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.


Нет комментариев