Актанышта узачак  «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары календаре
Спорт хәбәрләре

Актанышта узачак «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары календаре

12-14 февраль көннәрендә Актанышның «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары узачак. Дәрәҗәле турнирда 2009-2010 елда туган яшүсмерләр катнаша. 4 көн дәвамында Татарстанның Казан шәһәре, Актаныш, Менделеевск, Баулы, Апас, Нурлат, Саба, Алабуга районы командалары «Алтын алка» призына лаек булу өчен көрәшәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, кунаклар!

Хоккей ярышларына рәхим итегез, сезне үзебезнең Актаныш егетләренә көч-куәт бирергә, җан атарга чакырабыз! Игътибарыгызга уеннар календаре!


Нет комментариев