Актаныш районының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормалары буенча баш хөкемдар Рамил Гыйльфановтан яңалык кабул иттек. Бу хәбәр белән сезне дә таныштырыйк, иптәшләр!
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең республика күләмендәге этабында Актаныш районы спортчылары 1нче урынга чыктылар.
Команда составы белән дә горурлык хис-тойгылары белән таныштырам: Нәзилә Кашапова, Айгиз Хөсәинов, Әмир Акмалов, Заһир Рәшитов, Әлфис Мостафин, Илнур Хуҗин, Ирек Мөхәммәтов һәм Нәрис Габдуллин!
Аларны чын күңелдән тәбриклибез, яңа үрләргә менүләрен телибез!
Нет комментариев