Актанышта ел саен җәйге матур кичләрдә авыл җирлекләре арасында футбол чемпионаты уза. Быел да әлеге традицион ярыш бик оешкан төстә узды. Финал уеннарында Актаныш командасы җиңеп, I урынны яулады.
Чемпионатка йомгак ясау кичә 12 августта булды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов иң элек иң оста уенчыларны бүләкләде. Бүләкләүнең иганәчесе- шәхси эшмәкәр Илһам Мусин. «Иң яхшы капкачы» исеменә Актанышның яшьләр командасыннан Азамат Тимергазиев лаек булды. «Иң яхшы һөҗүмче» – Актаныш командасыннан Эдуард Исламов, « Иң яхшы сакчы»- Такталачыктан Рөстәм Хөрмәтуллин, «Иң яхшы ярымсакчы» булып Яңа Әлемнән Гадел Нәбиев танылды.
Командалар буенча финал уеннарында Актаныш командасы җиңеп, I урынны яулады.
II урында Такталачык, III урында Яңа Әлем командалары.
Нет комментариев