Бүген, 22 февральдә Олыимән авылында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә багышланган шахмат һәм шашка турниры узды.
Ярышлар ике яшь категориясендә 18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр уенчылар арасында узды. Ярышларда катнашучы иң өлкән уенчыга 80, иң кечесенә 6 яшь.
Интеллектуаль уенга көчләрен сынарга килгән шахмат һәм шашка сөючеләргә Фаис абыйның уллары олы рәхмәтләрен әйтте. Җиңүчеләргә дә алар бик матур бүләкләр әзерләгән иде.
Фәния Рәшитова фотолары
Нет комментариев