Чаңгы юлында- беренчеләр!
Спорт хәбәрләре

Чаңгы юлында- беренчеләр!

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиаданың чаңгы спорты буенча җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге спорт төрендә унөч җитәкче катнашты, аларның өчесе хатын-кыз, унысы ир-егет.

 ! 1,5 км дистанциядә иң яхшы нәтиҗәне Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин күрсәтте һәм беренче урынны алды. Икенче урында — Актаныш авыл башкарма комитеты башлыгы Камил Әхмәтгалиев. Өченче урында-Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм спартакиаданың алдагы төрләрендә дә уңышлар телибез!

Спартакиадада катнашучылар берочтан ГТО нормативларын да тапшыралар. 
 


Нет комментариев