17 апрель көнне Башкортстанның Борай районында Бөтенрәсәй турниры уздырылды.
Анда Пермь өлкәсеннән, Башкортстан һәм Татарстаннан барлыгы 10 команда катнашты. Әлеге ярышларда 2011 елгы балалар арасында Актанышның яшь спортчылары - 1нче урынны, 2012 елгылар 3нче урынны яуладылар.
Яшь футболчыларны матур казанышлары белән тәбриклибез!
Нет комментариев