«Лачын» боз-спорт сараенда республикакүләм «Алтын алка» ярышлары уза
Спорт хәбәрләре

«Лачын» боз-спорт сараенда республикакүләм «Алтын алка» ярышлары уза

12-14 февраль көннәрендә «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары узачак.

Дәрәҗәле турнирда 2009-2010 елда туган яшүсмерләр катнаша. 4 көн дәвам итәчәк хоккей ярышларында Татарстанның иң яхшы командалары «Алтын алка» призына лаек булу өчен көрәшәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, кунаклар!

Уеннарга рәхим итегез, сезне үзебезнең Актаныш егетләренә көч-куәт бирергә, җан атарга чакырабыз!

 

 


Нет комментариев