2011–2012 елгы егетләрдән торган «Лачын» хоккей командасы Башкортстан Республикасы Ишембай шәһәрендә узган «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады.
Безнең спортчылар югары осталык күрсәтеп, турнирда бронза медальләргә лаек булдылар һәм Актанышны Россия күләмендә таныттылар.
Спортчыларны һәм тренерлары Марсель Илнар улы Мусинны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев