Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасындагы «Татарстан кроссы - 2025» бәйгесендә Хаҗиевлар гаиләсе җиңде
Спорт хәбәрләре

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасындагы «Татарстан кроссы - 2025» бәйгесендә Хаҗиевлар гаиләсе җиңде

Бүген, 19 сентябрь көнне Актанышның Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татарстан кроссы - 2025» йөгерү көненә багышланган «Әти, әни, Мин - ГТО гаиләсе» гаилә эстафетасы узды.

Ярышларда уннан артык гаилә катнашты. I урында- 7нче балалар бакчасыннан Хаҗиевлар гаиләсе, II урында - 7нче балалар бакчасыннан Мирзануровлар гаиләсе, III урында- 2 нче балалар бакчасыннан Минһаҗевлар гаиләсе. Гаилә стартлары спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, гаиләләрне дә берләштерә.

Ярышлар ГТО нормативларын тапшыру үзәге ярдәме белән узды. 


Нет комментариев