Оешма- предприятиеләрнең волейбол чемпионатында район администрациясе һәм спорт мәктәбе командалары җиңде
Спорт хәбәрләре

Оешма- предприятиеләрнең волейбол чемпионатында район администрациясе һәм спорт мәктәбе командалары җиңде

Районыбызда бер ай дәвамында оешма-предприятие егетләре туп чөюдә көч сынашты. Кичә, 23 ноябрьдә узган финал ярышларында җиңүчеләр билгеле булды. Волейбол чемпионатының быелгы җиңүчеләре- район администрациясе һәм спорт мәктәбе командалары.

Мәгариф учреждениеләре арасындагы урыннарга килгәндә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын- Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе;

2 урын- Актанышның беренче санлы мәктәбе;

3 урын- Актанышның икенче санлы мәктәбе.

Оешмалар арасында:

1 урын- Район хакимияте;

2 урын-  "Гранат-Стан Групп" оешмасы;

3 урын- РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге.

 


Нет комментариев