Райондашыбыз Комидагы россиякүләм чаңгы беренчелегендә уңышлы шуды
Спорт хәбәрләре

Райондашыбыз Комидагы россиякүләм чаңгы беренчелегендә уңышлы шуды

19-23 март көннәрендә Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә чаңгы узышлары буенча Россия беренчелеге узды.

 

 

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда Актаныш районы буенча "ГТО" ВФСК муниципаль координаторы Равил Хаҗиев катнашты һәм 10 км дистанциядә классик стильдә 2 урынны яулады.

 

Ихластан котлыйбыз!


Нет комментариев