Бүген районыбызда «Россия чаңгы юлы-2024» традицион акциясе узды. Әлеге сәламәтлек бәйрәмендә укучылар, хезмәт оешмалары коллективлары, өлкән яшьтәге райондашларыбыз катнашты.
Төрле категориядә чаңгыда узышкан спортчыларның финишка иң беренче булып килгәннәрен районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов котлап медальләр, дипломнар тапшырды.
Бөтенроссия акциясенең район этабыннан Айнур Гыймадиев фоторепортажы.
Нет комментариев