Татарстан Республикасы Мәктәп футбол лигасында Актаныш кызлары икенче урын алды
Спорт хәбәрләре

Татарстан Республикасы Мәктәп футбол лигасында Актаныш кызлары икенче урын алды

Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы Мәктәп футбол лигасы» проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында мини-футбол буенча зональ этап ярышлары узды.

Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы бик яхшы уен күрсәтте һәм бердәмлек үрнәге булды — ярыш нәтиҗәләре буенча алар 2 нче урынны яуладылар!

Чын күңелдән команданы һәм тренерлары Булатов Руслан Ралиф улын әлеге зур казанышлары белән котлыйбыз!

Кызларга алга таба да яңадан-яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек һәм сүнмәс спорт дәрте телибез. Әлеге нәтиҗә футболда киләчәк уңышлар өчен менә дигән старт булсын!

Сезнең белән горурланабыз!


Нет комментариев