Абрикостан телкәеңне йотарлык кайнатма
Тәмле булсын!

Абрикостан телкәеңне йотарлык кайнатма

4,5 кг абрикосны юабыз. Төшләреннән арындырабыз, дүрт өлешкә бүләбез. 1 кг абрикоска 1,200 кг шикәр комы алу яхшы булачак.

Абрикос өстенә шикәр комын сибеп, төнгә калдырдырабыз. Иртән кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 5-7 минут утта тотырга кирәк. Аннары сүндереп куясың. Суынгач, тагы кайнатырга куябыз, 120 гр су һәм бер лимон согы өстибез. Кайнатып чыгарып, тагын 5-7 минут тотабыз. Икенче кат кайнатырга куйганда, төшләрен ватып, кайнатмага салабыз.


Нет комментариев