«Кунак» салаты
Тәмле булсын!

«Кунак» салаты

Көтмәгәндә кунаклар килеп керсә, тиз генә ясала торган салат рецепты сезгә, дуслар!

Пешкән тавык ите (чама белән, граммлап әйтә алмыйм), 2-3 тозлы кыяр, 1 банка консервланган кукуруз, 1 банка консервланган кызыл фасоль, 1 зур кап кириешки (кечкенә булса 2 кап), сыр, тәменчә тоз, майонез.

Тавык итен, кыярны ваклап турарга. Барлык ингридиентларны бергә кушып, тәменчә тоз, майонез салып болгатырга.


Нет комментариев