Кышкылыкка «Баллы помидор» эшләгәнегез бармы?
Тәмле булсын!

Кышкылыкка «Баллы помидор» эшләгәнегез бармы?

Актанышның уңган хуҗабикәләренә гади генә рецептын тәкъдим итәбез.

3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз.

Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз.

1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.


Нет комментариев