1 кг нарат күркәсен юарга һәм 900 мл салкын суга салып,7-8 сәгать тотарга.
Аннан сөзеп алып, суына 1,5 кг шикәр комы өстәп, 10 минут кайнатырга. Шуңа күркәләрне салып, 25 минут кайнатырга һәм плитәне сүндерергә. Ике тапкыр суытып, 750 шәр г шикәр комы кушып, 25әр минут кайнатырга. Болай кайнатылган кайнатма куерак килеп чыга, бик тәмле була.
Нет комментариев