Барлык гөмбәләргә дә ярый, универсаль маринад. Еллар белән сыналган.
Бу маринад барлык төрле гөмбәгә дә бара.
Гөмбәне юып тозлы суда 15 минут пешерәсең, салкын су белән юасың.
Маринад: 2 литр су, 4 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы уксус, 4 аш кашыгы сыекмай, 1 аш кашыгы песок, горошек борыч, гвоздика, лавр яфраклары. Бу маринадка пешкән гөмбәләрне салып 20 минут пешерергә. Аннан соң банкаларга тутырып ябып куярга.
Тәмле булсын!
Нет комментариев