Яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасыннан фоторепортаж
Татарстан Яшьләре

Яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасыннан фоторепортаж

Бүген район ЗАГС бүлегендә яшь актанышлыларга паспортлар тапшырдылар.

Һәркем өчен дулкынландыргыч, онытылмас мизгелдер ул. Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары белән башланып китте. Яшьләребезне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. "Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Мәктәпләрне уңышлы тәмамлап, һөнәр алып илебез, республикабыз, Туган җиребез өчен кирәкле һәм лаеклы шәхесләр булып үсегез" дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.

Руслан Усманов


Нет комментариев