Студентлар көнендә районыбызның максатчан юллама белән укучы студентлары «Актаныш» радиосында кунакта булды
Татарстан Яшьләре

Студентлар көнендә районыбызның максатчан юллама белән укучы студентлары «Актаныш» радиосында кунакта булды

25 нче гыйнвар - Россия студентлары көне.

Шул уңайдан бүген районыбызның максатчан юллама белән төрле югары уку йортларында укучы студентлары "Актаныш" радиосында кунакта булды. Диктор Фәния Рәшитова белән аралашып студент тормышы турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Әңгәмәгә радиотыңлаучы райондашларыбыз да кушылды. Егет һәм кызларга үзләрен кызыксындырган сорауларын юлладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. 


Нет комментариев