Һәр көнгә халык сынамышлары
Теле барның юлы бар

Һәр көнгә халык сынамышлары

Халык әйтсә - хак әйтә бит!

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.
21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
22 июль кара җиләк уңса - суык кышка.
23 июль - әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән - иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июль - яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән - гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июль - иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.


Актаныш Татарстан Актаныш районы Татарстан Республикасы Актаныш таңнары

Нет комментариев