Кулланучылар хокукын яклап: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» журналистларын хөрмәтләде
Үзебезнең журналистлар булдыра!

Кулланучылар хокукын яклап: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» журналистларын хөрмәтләде

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе ел да журналистлар арасында, басма матбугатта Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча бәйге уздыра.

Быел әлеге бәйгедә “ТАТМЕДИА” филиалы “Актаныш-информ” журналистлары Рузилә Хәсәнова һәм Ләйсән Газизова  төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр.

Җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов хөрмәтләде.

- Сез халык белән ике арада тоташтыручы күпер булып торасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!- дип тәбрикләде журналистларны Ленар Рафак улы.

"Актаныш-информ"ның СММ-белгече Юлай Низаев Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.

Актаныш районы мәгълүмат үзәге ярдәмендә әзерләнде.


Нет комментариев