Чистай районында балалар арасында кискен респиратор вируслы инфекциянең гадәттәгедән бик күпкә артуы күзәтелә.
Бу хакта бүген муниципалитеттагы чираттагы киңәшмә-планеркада Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина хәбәр иткән.

- Авырулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк, - дип аңлатма бирә Флюра Сәлимовна, - Сигез мәктәптәге 42 сыйныф карантинга ябылган иде, әмма хәл начарлана гына.
Территориаль бүлеге җитәкчесе район башлыгы Дмитрий Ивановка 9 мәктәпне карантинга ябу мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән.
Нет комментариев