Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте
В республике

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.

16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.

Киләсе атнада республикада явым-төшем акрынлап кимиячәк. Һава температурасы -29 градуска кадәр төшәчәк. 


Нет комментариев