Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары!
Вакыйга

Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары!

Бүген Актанышта районкүләм чыгарылыш бәйрәме зур тантана белән узды. Быел район мәктәпләрен 95 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Алар өчен соңгы кыңгырау чыңлап, мәктәп елларының соңгы битләре ябылды.

11 ел дәвам иткән мәктәп тормышы – һәркем өчен кабатланмас чор. Укучылар өчен акбурлы такталар, укытучыларның елмаюлы карашлары, сыйныфташлар белән үткән шатлыклы мизгелләр якты хатирә булык күңелләрендә сакланачак. Алда исә – яңа мөмкинлекләр, зур максатлар һәм якты киләчәк.

Югары нәтиҗәләр - олы горурлык

2026 елгы чыгарылыш укучыларының белем нәтиҗәләре аеруча сөендерә. Быелгы күрсәткечләр район мәгариф системасының югары дәрәҗәдә булуын тагын бер тапкыр исбатлады:

  • 3 укучы – Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл җыйды;

  • 2 укучы99 баллга лаек булды;

  • 18 укучы90нан югары нәтиҗә күрсәтте;

  • 35 чыгарылыш укучысы – Россия Федерациясенең “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Зур казаныш: Районның аеруча сәләтле 20 укучысы Мәскәү шәһәрендә, Кремль сараенда узучы Бөтенроссия чыгарылыш балында катнашу бәхетенә иреште!

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләре

Тантанада район башлыгы Ленар Зарипов укучыларны чын күңелдән котлап, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Сәхнәгә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре чакырылды.

Аерым алганда, түбәндәге укучылар аерым хөрмәтләнде:

  • Эльвина Закирова (Пучы урта мәктәбе) – химия фәненнән 100 балл җыйган;

  • Камилә Ганиева (Актаныш 2нче мәктәбе) – БДИда 99 балл күрсәткән.

Беренче дәрәҗәле медаль ияләре – районның алтын фонды

Сәхнәгә зур тантана белән Россия Федерациясенең 1нче дәрәҗәдәге “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале ияләре чакырылды. Бу дәрәҗәле югары бүләккә түбәндәге алдынгы укучылар лаек булды:

Актаныш 1нче урта мәктәбеннән:

  • Мәрьям Әдиятуллина

  • Адилә Әхмәтҗанова

  • Айназ Илдаров

  • Алсу Нуруллина

  • Камилә Төхбәтуллина

Актанышның 2нче урта мәктәбеннән:

  • Язилә Акмалова

  • Зилә Әхәтова

  • Камилә Ганиева

  • Сөмбел Галиева

  • Ильяр Галимов

  • Сөмбел Гардиханова

  • Ләйсән Гомәрова

  • Таңсылу Исхакова

  • Данияр Латыпов

  • Азалия Сәлимова

Район мәктәпләреннән:

  • Эльвина Закирова – Пучы урта мәктәбе

  • Мәликә Шакирова – Киров урта мәктәбе

Чарада шулай ук фән, иҗат, спорт өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән укучылар — республика, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр җиңүчеләре, олимпиада призерлары, спорт чемпионнары да зурланды.

Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары!

Актаныш районында узган чыгарылыш бәйрәме җылы теләкләр, ихлас хисләр һәм якты өметләр белән тәмамланды.

Чыгыш ясаучылар укучыларга саубуллашу сүзләре җиткерде. Алар билгеләп үткәнчә, бүгеннән башлап чыгарылыш укучыларының тормыш юллары аерыла, һәркайсы үз сукмагын сайлый. Әмма мәктәптә узган еллар, бергә кичергән шатлыклы мизгелләр, кызыклы дәресләр, истәлекле чаралар һәм укытучыларның җылы мөнәсәбәте һәркемнең күңелендә озак сакланыр.  “Хәерле юл сезгә! Максатларыгызга ирешегез!” – дигән сүзләр бәйрәмнең төп теләге булды.

Оештыручылар яшьләргә үзләре теләгән уку йортларында белем алып, илебезгә кирәкле белгечләр булып хезмәт куюларын теләде. Кайда гына булсалар да, туган якларын – Актанышны онытмаска чакырдылар.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, аннары яшьләр өчен күңелле дискотека оештырылды. Тамашачылар алдында популяр җырчы Самат Нәбиуллин чыгыш ясады. Аның җырлары кичәгә ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәмгә килгән кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Актанышның чыгарылыш бәйрәме сәхнәсендә: районның иң сәләтле укучылары һәм чемпионнары

 


Нет комментариев