Актанышта «Безнең ишегалды» программасының биш еллыгын бәйрәм иттеләр
Вакыйга

Актанышта «Безнең ишегалды» программасының биш еллыгын бәйрәм иттеләр

Бүген Актанышта «Безнең ишегалды» программасының биш еллыгын бәйрәм иттеләр. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае мәйданы күршелек бәйрәме үзәгенә әверелде. Биредә «Безнең ишегалды» уникаль программасының биш еллыгына багышланган фестиваль узды. Нәкъ шушы елларда проект бөтен Татарстанны колачлады, аның нигезендә 5 174 йорт яны территориясен үзгәртеп корылды, төзекләндерелде, 1,5 миллион кешенең, шул исәптән 300 мең баланың тормыш сыйфатын яхшыртты.

Тантаналы чарага районыбызның актив халкы, хакимият вәкилләре һәм мәртәбәле кунаклар җыелды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кичке күңел ачу чарасында катнашучыларны сәламләп, соңгы 5 елда районыбыздагы төзелеш эшләренә 5 миллиардтан артыграк акча үзләштерелүен әйтте.

 милли проект  һәм дәүләт программалары  кысаларында 1 млрд 367 миллион 791 мең сумлык эш башкарылды.  Быел  1 млрд  700 миллион сумга якын төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылачак.
Соңгы 5 елда районда торак йортлар, социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре, юллар төзү-төзекләндерүдә 8 млрд 780 млн. сумлык эшләр эшләнде.

Үзегез күреп торасыз, ел башыннан район үзәгендә хастаханә янында ашыгыч ярдәм- диагностика үзәге төзелә, юллар төзекләндерелә. Янгын сүндерү хезмәте бинасы сафка баса. Бу төзелеш эшләре беркадәр тормышыгызга кыенлык та китергәндер, анысы өчен кичерерсез. Әмма бу эшләрнең барысы да Актанышның матур, төзек һәм халык өчен уңайлы булуы өчен!

Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Минниханов инициативасы белән 2020 елда башланып киткән “Безнең ишегалды” программасы нигезендә, 3 ел эчендә районда 12 ишегалды төзекләндерелде, 2020 елда – 5; 2021 елда -2; 2022 елда -5, Актанышта- 11, Киров авылында 1 ишек алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актанышның зур төзелешләр төбәгенә әйләнүен белдерде.

Ел саен Актанышта яңа объектлар төзелә. Ун ел элек җәмәгать киңлекләре дип сүз башлаган идек, Иске Идел буенда бик матур парк сафка басты, башка парк- скверлар үсеп чыкты. 2020 елда игълан ителгән «Безнең ишек алды» проекты тагы да авылларыбызны, шәһәрләребезне төзекләндерергә ярдәм итә.

Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, эшмәкәр, «Туган Авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов та республикабыз төбәкләренең көннән-көн яңара баруын белдерде.

Казан дөньякүләм чаралар кабул итә торган шәһәргә әверелде. Республикабызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеш кичерә, сәламәтлек саклау өлкәсе югары дәрәҗәдә, бездә иң яхшы инвестиция климаты булдырылды. Лидарыбыз Рөстәм Миңнеханов тоткан курс колоссаль!

Мәртәбәле кунаклар программада иң актив катнашучыларга тантаналы шартларда үз куллары белән ишегалларын төзекләндергән һәм туган районыбызда уңайлыклар тудырган гражданнарга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Ленин проспектының 13 А йортында яшәүче Фәйрүзә Зарипова шушы йортта яши башланганнан бирле ишек алдында чәчәкләр үстерә, күршеләрен дә үз артыннан ияртә, ишек алдын шулай матурларга омтыла. Ә «Безнең ишек алды» программасы гамәлгә ашырыла башлагач, Фәйрүзә Нәкый кызы аеруча куана. Барысы да кешеләр өчен, шушында яшәүче халык өчен.

- Бу программа безнең районга бик кирәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бер-беребезне белеп тә бетермибез. Елга ике тапкыр «Яран» торак милекчелек ширкате җыелышлар уздыра, район җитәкчелеге дә анда катнаша. Бергәләп хәл итәсе проблемалар турында сөйләшәбез, чишелеш эзлибез. Биредә сәхнәгә чакырып, безнең яшелләндерү, матурлау өчен керткән хезмәтебезгә рәхмәт белдерүегез өчен зур рәхмәт!

Римма Улимаева инде 30 елдан артык Тынычлык проспектының 22 нче йортында гомер кичерә, актив укытучы йорт башлыгы вазифасын да алып бара.

Соңгы елларда йорт тирәсендә, ишек алларындагы уңай үзгәрешләргә сокланып туймыйбыз. Тротуарлар иркен итеп ясалды, машина кую урыннары булдырылды. Балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде. Бик матур парклар сафка басты. Кая карасаң да,гөр килеп балалар уйнап йөри. Күршеләремне шушы матурлыкны саклап, тәртипле яшәргә өндим. Бергәләп өмәләр үткәрәбез, җыештырабыз, -ди Римма апа. 

"Безнең ишегалды" кичке концертын Муса Җәлил исемендәге «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дәвам итте. Мәдәният һәм Ленин паркында халкыбыз өчен бик күп күңел ачу, интерактив уеннар, спорт уеннары гөрләде.

Мәдәният йорты каршында батутлар, кунел ачу атракционнары эшләде.  Мәдәният паркының Тукай һәйкәле мәйданында китапханәчеләр интерактив чара үткәрде. 

Мәдәният паркында картиналар күргәзмәсе, интерактив, рәсем ясау, кул эшләренә өйрәтү мастер-класслары үткәрелде. 

Ленин паркының «Пар балдаклар» фонтаны янында кичке уенда катнашып күңел ачарга мөмкин иде. Ресторан алдында исә бәйрәм кунаклары чәй тәмнәреннән авыз итеп, сусаганнарны бастылар. 

Яшьләрнең гитаралар белән җырлашып утыруларын күрү дә тормышыбызның никадәр матур һәм хис-тойгыларга бай булуын күрсәтте.

Айнур Гыймадиев фотолары

 

 

 


Нет комментариев