Бүген Актанышта үзенчәлекле Сабантуй узды- милли бәйрәмебез традицияләрне саклап кына калмый, аның тарихын язучыларга да зур ихтирам күрсәтә.
Бәйрәм мәйданына керү юлында 1960 нчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр Сабантуй батырларының портретлары күргәзмәсе урнаштырылган. Монда легендар көрәш батырлары да, авыл хуҗалыгының хезмәт алдынгылары- кыр батырлары урын алган. Ә үзәк мәйдан уртасында чын вакыт сәяхәте!
Сабантуй – буыннан-буынга тапшырыла торган тере тарих ул.


Нет комментариев