Татарстан Республикасы исеменнән Актаныш муниципаль районы делегациясе Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә узачак татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны оештыру буенча әзерлек эшләрен тәмамлау алдында.
Бәйрәм узачак мәйданда милли йортлар корыла, татар халкының бай гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр әзерләнә. Шулай ук милли уеннар, төрле ярышлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары өчен махсус мәйданчыклар булдыру эшләре алып барыла.
Оештыручылар һәр нечкәлеккә зур игътибар бирә. Төп максат – Абхазия халкы һәм кунаклары өчен татар халкының бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм милли традицияләрен тулысы белән чагылдырган, истәлекле һәм күңелле бәйрәм уздыру.
Нет комментариев