Аккүз мәктәбе укучысы Назлыгөл Шәйдуллина Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивалендә икенче урынга лаек булды
Халкыбыз җәүһәрләре

Аккүз мәктәбе укучысы Назлыгөл Шәйдуллина Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивалендә икенче урынга лаек булды

30 ноябрь көнне Мөслим районында узган Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивалендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шайдуллина Назлыгөл «Каздан пешерелгән татар халык ашлары» номинациясендә 2 урынга лаек булды

Назлыгөл Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татар мамык шәле" коллекциясенең махсус бүләгенә ия булды. Әлеге бүләкне Вәлиәхмәтов Мөнир Зөфәр улы тапшырды. Җитәкчесе: Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы.

Аккуз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Әхмәтова


Нет комментариев