Түбән Кама шәһәрендә “Эхо веков – без тарихта эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең зона этабында 9 районнан килгән гаилә династияләре көч сынашты.
Актаныш районын Иске Богады авылыннан Хөсәеновлар династиясе тәкъдим итте. Алар тирән тамырлы нәсел шәҗәрәсе, тарихи документлары һәм матур тәкъдим итүе белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны җәлеп итте. Нәтиҗәдә 2 нче урынга лаек булдылар.
Хөсәеновларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев