Кичә көндез Актаныш районы Олыимән авылы янындагы буада 66 яшьлек ир-ат батып үлде
Кичә көндез Актаныш районы Олыимән авылы янындагы буада 66 яшьлек ир-ат батып үлде. Фаҗига көндезге сәгать 1ләр тирәсендә була. Ир-ат «Су коену тыелган» дигән аншлаг урнаштырылган урында су коенырга уйлый.
Кичке сәгать 9да 6 нчы ЗПСО водолазлары ярдан 15 метр ераклыкта һәлак булган кешенең гәүдәсен табалар. Аны 5 метр тирәнлектән алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга ярамаганын, су янында спиртлы эчемлекләр эчү күңелсез хәлләргә илткәнен искәртә.
Нет комментариев