Актанышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы узды
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актанышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы узды

Бүген Актанышта район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр өстенлекле һәм актуаль темаларны үз эченә алды. Утырышта түбәндәге хокук бозулар аеруча җентекләп каралды:

  • Тизлекне арттыручы яки махсус йөртүче таныклыгы ( правасы) булмыйча, төрле транспорт техникасы белән идарә итү очраклары;

  • Төнге вакытта балигъ булмаган балаларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре озатуыннан башка җәмәгать урыннарында йөрүе.

Утырыш барышында яшүсмерләргә һәм аерым очракларда аларның әти-әниләренә карата кузгатылган берничә административ эш буенча материаллар тыңланды һәм каралды. Комиссия әгъзалары һәр очракка аерым тукталып, тиешле чаралар билгеләде.

Фикер алышулар вакытында төп игътибар профилактика эшенә һәм яшүсмерләр арасында хокук бозулар килеп чыгуга этәргеч бирүче сәбәпләрне ачыклауга юнәлтелде.

Район башлыгы мөрәҗәгате

Район башлыгы Ленар Зарипов ата-аналарның балалар тәрбияләвенә һәм аларның буш вакытларын контрольдә тотуына җаваплы каравы мөһимлеген аеруча сызык өстенә алды.

Балаларның иминлеге һәм кагыйдәләрне саклавы иң беренче чиратта гаиләдәге игътибарга һәм җаваплылыкка бәйле, дип билгеләп үтелде.

Рслан Усманов фотолары


Нет комментариев