Актаныш районы аша узучы М7 трассасында ике машина бәрелешеп, янгын чыккан.
Олыимән авылы борылышы һәм Киров исемендәге совхозга китә торган юл янында М7 трассасы аша югары тизлектә баручы фура туктап торган Газель тибындагы машинага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике автомобиль дә яна башлый. Шунысы сөенечле- ике машина йөртүче дә исәннәр.
Нет комментариев