Актанышта яшәүче Гөлназ Миршәрипова һәм Лариса Тимершәехова барлык райондашларыбызга изге теләкләрен җиткерә.
Гүзәл затлар иске елга бик рәхмәтлеләр, киләсе 2026 ел да уңышлы булсын, диләр:
-2025 ел минем өчен искиткеч яхшы ел булды. Уңышларыбыз бик зур, Аллага шөкер! 2026 елга да зур өметләр баглыйбыз, шушындый ук бәхетләр көтеп калабыз,-ди Гөлназ Әбүдәр кызы.
-Яңа елны төп йортта балалар, дуслар белән үткәрәчәкбез. Табында беренче чиратта, оливье салаты булачак,- дип Яңа елны ничек каршылаулары турында сөйләде Лариса ханым.
Аның сүзләрен дусты Гөлназ дәвам итеп, табынга куела торган ризыклар белән таныштырды:
Каз кыздырабыз, тавык итеннән бәлешләр пешерәбез, ат елын каршылаганда, сыер, ат итеннән ярамый. диделәр, -ди хуҗабикә.
Авылдашларыбыз барлык райондашларга, кунакларга изге теләкләрен җиткерделәр:
Бар кешегә дә уңыш, сәламәтлек, балаларының куанычын күреп, озын гомер кичерергә язсын!
Амин, шулай булсын! https://t.me/airs16/45852
Нет комментариев