Кыр-Каентүбә кечкенә авыл булса да, Яңа 2026 елны зур әзерлек белән каршы алды.
Клуб мөдире Рания Шәвәлиева клубның тирә-ягын, эчке өлешен бик күркәм итеп бизәгән, авылдашлары да аңа теләктәшлек күрсәтеп капка алларын, ихаталарын бәйрәмчә рух белән матурлаган.
Авылдашлар Әлфис Мәҗитов капка алдына ел хуҗасы- ат сыны ясап куйган.
Ә Данил Шәвәлиевның йорты төнлә белән менә шундый аллы-гөлле төсле утлар белән бар авылга ямь бирә. Афәрин! 
Нет комментариев