Актанышта «Каршы як полоса» старт алды
Ышаныч һәм иминлек

Актанышта «Каршы як полоса» старт алды

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага шалтыраттык.

— Әлеге профилактик чара булып торган операция 21-30 ноябрь көннәрендә гамәлләштерелә. Беренче тапкыр "каршы як полосага" чыксан 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозсан 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк машина йөртүче, дип аңлатмалар кертте Ләйсән Рәдиф кызы.

Әлеге профилактик гамәлиятнең максаты нинди?

— Операциянең максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны, административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу — автомобиль юлларында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәбе булып тора.


Нет комментариев