2025 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 54 юл‑транспорт һәлакәтендә 28 кеше һәлак булган һәм 92 яраланган.
Бу саннар- статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр тән җәрәхәте.
Исегезгә төшерәбез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Кабат бозган очракта-1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үзегезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар гомере-сезнең кулда.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Исегездә тотыгыз: вакытны берничә минут экономияләү кеше гомеренә тиңләшә алмый!
Нет комментариев