Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән Чулпан Габидинова Актанышның беренче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә аңлату эшләре алып барды.
Кунаклар 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучыларына көзге чорда юлда йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Балалалар белән әңгәмә кордылар, юлда йөргәндә игътибарлы булуларын сорадылар. 4 нче сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч шнурлар, ә 1 нче классларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәфтәрләр һәм яктылык кайтаргыч тасмалар тараттылар.
Нет комментариев