Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча патруль автомобильләрендә урнаштырылган комплекслар эшли башлады.
Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Җайланма узып бара торган машиналарның номерларын теркәргә, аларны мәгълүматлар базасы буенча тикшерергә, рөхсәт ителгән тизлекнең артуын ачыкларга, шулай ук машина йөртүчеләргә юл билгеләре күрсәтмәләренең үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев