Актаныш районы үзәк хастаханәсендә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре диспансеризация уза.
Бу федераль проект сәламәтлекне тикшертү, төрле чирләрне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Диспансеризация – үз эченә профилактик медицина каравы һәм өстәмә тикшерү ысулларын алган чаралар комплексы. Ул инфекцияле булмаган хроник авыруларны, шулай ук аларның барлыкка килү хәвефен ачыклауга юнәлтелгән.
2026 елның 1 февраленнән Актаныш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре диспансеризация үтүдә актив катнаша.
Нет комментариев