Ел башыннан алып шушы көнгә кадәр район үзәк хастаханәсендә табиблар тарафыннан 1866 кешегә ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) һәм 915 кешегә пневмония диагнозы куелган. COVID-19 авыруы ел башыннан 112 кешедә расланды.
Бүген 49 авыру республика хастаханәләрендә дәвалана: ОРВИ диагнозы белән Чаллыда-1, пневмония белән Чаллыда 34, Минзәләдә 14 райондашыбыз тернәкләнү курсы ала. 239 кеше ОРВИ, 106 кеше пневмониядән өй шартларында дәвалана.
7 райондашыбыз COVID-19 авыруыннан, тагын 7 авыру пневмониядән вафат булган.
Нет комментариев