Бүген ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Республикабызда 4 меңнән артык медицина хезмәткәре, 255 бригада көн саен кешеләргә ярдәмгә ашыга, йөзләрчә һәм меңнәрчә татарстанлыларның гомерен саклап кала. Һәр сәгать саен диспетчерлар 200–300 гә кадәр чакыру кабул итә. Районыбызда да ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре фидакарьләрчә намуслы хезмәтләрен куялар.
Хөрмәтле шәфкать ияләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, эшегездә зур уңышлар телибез. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Фотода — Актаныш район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре. Алар сезнең лайкларга лаек!
Нет комментариев