Актаныш хастаханәсендә яңа табиблар эшли башлады
Сәламәтлек сагында

Актаныш хастаханәсендә яңа табиблар эшли башлады

Актаныш район үзәк хастаханәсе яңа табиблар белән тулылана. 2025 елда коллективка тар белгечлекле табиблар - уролог һәм фтизиатр килеп кушылды. Алар халкыбыз сәламәтлеген кайгыртуда үз өлешләрен кертә.

Хәзер инде табибларның үзләре белән танышыйк.

Шахбоз Боазизович Раджабов табиб-уролог, ә Фәрит Галим улы Хисамов табиб-фтизиатр булып эшли башлады. Актанышны үз итеп, ерак-аралардан курыкмыйча эшкә кайткан докторларыбызның үзләренә дә ныклы саулык, исәнлек, эшләрендә уңышлар телибез!


Нет комментариев