Актаныш үзәк район хастаханәсендә яшь белгечләр сафы тагын бер табиб белән тулыланды. Биредә быелның февраль аеннан башлап терапевт һәм пульмонолог Али Файзуллоевич Мирмахмедов хезмәт куя.
Яшь табиб медицина юлын Алтай дәүләт медицина университетында башлап җибәрә. 6 ел укыганнан соң, ординатураны тәмамлый. Һөнәри тәҗрибәсе дә бай: ул студент чагында ук пандемия чорында Барнаул шәһәрендә ковид госпиталендә эшли, пациентларга ярдәм күрсәтә. Башта медбрат булып хезмәт куя, аннары, укуын тәмамлагач, табиб-стажёр вазифасын башкара. Соңрак Уфага күченеп, белем алуын дәвам итә һәм шул ук вакытта 13 нче хастаханәнең кабул итү бүлегендә эшли. Башкортстан районнарының берсендә участок табибы булып хезмәт куя, шулай ук паллиатив ярдәм бүлеген дә алып бара.
Актаныш районына Али Файзулоевич быел 10 февральдә кайта. Бүгенге көндә ул көненә уртача 15–20 пациент кабул итә. Терапевт – пульмонологка төрле мөрәҗәгатьләр белән киләләр, һәм ул һәр пациентка игътибарлы караш, профессиональ ярдәм күрсәтергә омтыла.
— Иң мөһим теләгем — кешеләрнең сәламәт булуы, — ди табиб.
Али Файзулоевичның гомуми медицина стажы биш ел тәшкил итә. Ул районга кайтып эшләүче яшь белгечләр өчен каралган дәүләт ярдәм чараларын да алган.
Бүген Актаныш медицинасы нәкъ менә шундый тырыш, тәҗрибәле һәм үз эшенә тугры яшь табиблар белән ныгый.
Нет комментариев