Балалар иҗат үзәге «Кышкы әкият» республика конкурсында мактаулы урынга лаек булды
Инфраструктура

Балалар иҗат үзәге «Кышкы әкият» республика конкурсында мактаулы урынга лаек булды

Балалар иҗат үзәге коллективы беренчеләрдән булып Актанышны Яңа елга әзерләүгә керешкән иде. Педагоглар көче белән бинаның тирә-ягына кар сыннары, әкияти скульптуралар ясалды.

          Кичләрен үзәк каршындагы чыршыларга эленгән, бина буйлап сузылган төрле төстәге матур утлар үзәк чыршы янына килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте. Хезмәтнең нәтиҗәсе матур: балалар иҗат үзәге коллективының иҗади эше  "Кышкы әкият" республика конкурсында  "Яңа ел бизәлеше" номинациясендә 3 урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. 


Нет комментариев