фото

Актаныш муниципаль районы башлыгының чыршы бәйрәмендә районыбызның иң алдынгы 100 укучысы хөрмәтләнде

Бүген районыбызның иң булган, иң уңган, укуда, спортта, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән 100 укучысы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты

  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алсу Насыйрова район башлыгының Чыршы бәйрәменә "Пробы пера" бадминтон ярышында I  урынга лаек булуы уңаеннан чакыру алган.

Бу дәрәҗәле бәйрәмдә Алсу беренче тапкыр катнаша. Кыз үзенең исеме, фамилиясе язылган медаль һәм бик күп тәмле күчтәнәчләр тутырылган бүләккә ия булган.

Оештыручылар сер итеп кенә район башлыгының бу татлы презентының бәясен дә әйттеләр-

2500 сумлык күчтәнәчләр һәр укучыга тапшырылган. Алсу сөенечен яшерми- "Барлык укучыларның да алдагы елларда ничек тә район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашуларын телим. Яңа елда һәркемгә уңышлар, бәхет, тынычлык, байлык телим", диде алдынгы укучы. 

                   

Язманы тулысынча әлеге сылтамага кереп укыгыз!

Нет комментариев