Актаныш районының Әлфия Авзалова исесендәге район мәдәният сарае янәшәсендә мәдәният хезмәткәрләре, урындагы вокаль ансамбль һәм без "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте - "Китап"лыларны каршыладык.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева татар телен, сәнгатен пропаганлауга зур өлеш кертүче "Китап"-FM хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, райондашлар һәм кайткан кунакларга күңелле кичләр теләде, фикерләрен әйтте.
Импровизацион сәхнәдә җырлы-моңлы тамаша гөрләде, матур, уйландыручан шигъри тәлгәшләр яңгырады.
"Актаныш таңнары" журналистлары һәм вакытлы матбугат хезмәткәрләре биредәге сабыйларның күңелен ачты, бәйрәм кәефе бүләк итте. Кызыклы уеннар оештырдык.
Текст: Юлай НИЗАЕВ, фотолар Раил ХАРИСОВНЫКЫ.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев